2024 елның 21 маенда “Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры” ДБУендә татар язучысы-прозаик, публицист, Татарстан Республикасының халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 115 ел тулуга багышланган истәлек кичәсе узды. Кичә Мөхәммәдьяр исемендәге Халыкара төрки әдәбият фестивале кысаларында узды.
Кичә кысаларында Әмирхан Еникинең иҗатына бәйле Татарстан Республикасының әйдәп баручы театрларының әһәмиятле спектакльләре күрсәтелде. Кичәдә “Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры” ДБУ, “К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры” ДБУ, “Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры” ДБУ, ТР “Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры” ДБУ артистлары, шулай ук Зәйнәп Фәрхетдинова, Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Мөхетдинов, Рөстәм Насыйбуллин, Алмас Хөсәенов, Айгөл Гардисламова катнашты.