Мәдәни инициативаларның президент фонды үзенең өч еллыгын билгеләп үтә

2024 елның 17 мае, җомга

2024 елның 17 маенда РФ Президенты В.В.Путинның Президент мәдәни инициативалар фондын (ПФКИ) төзү турындагы Указы чыгуга өч ел тулу билгеләп үтеләчәк. Өч ел эшләү дәверендә мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләргә ярдәм итү буенча унике гариза кампаниясе үткәрелде.

Унбер тәмамланган конкурс нәтиҗәләре буенча, 25,4 млрд сумнан артык суммага 7 202 проект ярдәм алды. ПФКИ тарафыннан хупланган инициативалар коммерцияле булмаган оешмалар, коммерцияле һәм муниципаль оешмалар вәкилләре, шулай ук илебезнең һәр төбәгендә шәхси эшмәкәрләр тарафыннан гамәлгә ашырыла.

11 конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Идел буе федераль округы субъектлары арасында ПФКИ тарафыннан хупланган проектлар саны буенча Россия Федерациясе төбәкләре рейтингында 2 нче урынны алып тора. Фонд тарафыннан Татарстан Республикасыннан барлыгы 371 157 877 сумлык 232 проект хупланды.

Мәдәни инициативаларның Президент фонды турында күбрәк https://фондкультурныхинициатив.рф рәсми сайтында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International