«Яшь рәссамнар әсәрләрендә гаилә образы» конкурсының төбәк этабында җиңүчеләр аталды

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Яшь рәссамнар әсәрләрендә гаилә образы» Бөтенроссия күргәзмә-конкурсының I турына (региональ этапка) йомгак ясалды.

Конкурста катнашуга 136 гариза бирелгән, шуларның 122се - ДШИ укучылары, 14 е - СПО студентлары.

Конкурсның I туры конкурс комиссиясе карары нигезендә Татарстан Республикасында «Яшь рәссамнар әсәрләрендә гаилә образы» Бөтенроссия күргәзмә-конкурсының төбәк этабында җиңүчеләр билгеләнде:

1.Гәрәева Әмирә Илнур кызы, «И.Г. Шакиров ис. Сарман балалар сәнгать мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе, укытучысы - Агелтдинова Гүзәл Мусавировна;

2.Казан шәһәренең «Х.А. Якупов исемендәге 1 нче балалар сәнгать мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе, укытучысы Сираҗетдинова Лилия Юрьевна Ганиева Әдилә Илфат кызы;

3.Гыйззәтуллина Сабина Анселевна, «Яруллиннар исемендәге Мамадыш шәһәренең балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесе, укытучысы - Пестерева Светлана Германовна;

4.Бильданова Карина Альберт кызы, Казан шәһәренең «6 нчы балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе, укытучы - Зиннурова Земфира Руфовна;

5.Фәйзрахманов Таһир Марат улы, «Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе (техникум), укытучысы - Әскәров Илшат Рифатович;

6.Фуковская Дарья Александровна, «Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе (техникум), укытучысы - Гыйльметдинова Ольга Александровна;

7.Яшина Злата Александровна,Чистай муниципаль районының «С.Губайдулин исемендәге балалар сәнгать мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет оешмасы, укытучы - Леванов Ольга Владимировна;

8.Нуриева Диана Тимуровна, Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының «Балалар сәнгать мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе, укытучы - Глотова Галина Геннадьевна;

9.Грегорьева Светлана Александровна;Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының «Актүбә балалар сәнгать мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе, укытучысы - Федоренко Оксана Владимировна

10.Мостафина Мария Илдар кызы, «Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе (техникум), мөгаллим - Куратова Екатерина Александровна;

11.Сәгъдиева Ясминә Рөстәм кызы, «Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе (техникум), укытучысы - Куратова Екатерина Александровна.

Конкурсның Региональ этабында җиңүчеләр эшләре финал этабында катнашу өчен Россия Мәдәният министрлыгына җибәрелде.

Беренче турда катнашкан барлык конкурсантларга рәхмәт белдерәбез һәм конкурсның төбәк этабында җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә иҗади уңышлар һәм күргәзмә-конкурсның финал этабында республикабызны лаеклы тәкъдим итүегезне телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International