Тинчурин театрында җәйге экскурсияләр старт алачак

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Әлеге программа театрның 90 еллыгына һәм Гаилә елына багышлана.

Июнь аенда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында җәйге экскурсияләр оештырылачак. Программа барлыгы өч экскурсияне үз эченә ала: «Театр ул – тормыш, театр ул – яшәеш!», «Оркестр буенча сәяхәт», «Кыз алу» йоласы. Программа театрның 90 еллыгына һәм Россиядә Гаилә елына багышлана.

«Театр ул – тормыш, театр ул – яшәеш!» (6+)

Экскурсиядә катнашучылар театрның бай тарихы, республиканың мәдәни мирас объекты булган бина тарихы, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның тормыш юлы, иҗаты һәм шәхси әйберләре, шулай ук театр цехлары һәм бүлекләренең эшчәнлеге белән дә таныша алачаклар.

«Кыз алу» йоласы (6+)

Гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән интерактив экскурсия спектакле тамашачыларны туй алдыннан уздырыла торган «Кыз алу» бәйрәменә алып кереп китәчәк. Биредә аларны җыр-биюләр, такмак әйтешүләр, кызыклы биремнәр һәм кияү коймаклары белән тәмле чәйләр көтә. Әлеге тамаша яңа өйләнешкән, яки өйләнешергә җыенган парларга аеруча күңелле булачак.

 «Оркестр буенча сәяхәт» (6+)

Әлеге концертлар вакытында баш дирижер, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестры тыңлаучыларны оркестр, аның составы белән таныштыра, дөньядагы оркестрларның тарихы һәм эволюциясе турында кыскача мәгълүмат китерә, оркестр солистлары оркестрдагы һәр инструментның үзенчәлекләрен ватан һәм чит ил композиторларының күренекле әсәрләре мисалында күрсәтә. Концертлар циклының репертуары һәм хикәяләү стиле аудиториягә карап сайлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International