Кичәләрнең берсе Брамска (программада – Беренче фортепиано концерты һәм XIX гасырның иң яхшы әсәрләренең берсе – Дүртенче симфония); икенче концерт – Прокофьев музыкасына багышлана (программада аның Өченче фортепиано концерты һәм Бишенче симфониясе).
Яңа фестиваль кысаларында Александр Сладковский һәм Денис Мацуев Казан тамашачыларын классик музыканың иң яхшы үрнәкләре белән таныштырачаклар.
Ике кичәгә дә билетлар сатылып беткән инде.
Фестиваль ачыласы көн алдыннан Казанга Франциядән «Медичи.тв» классик музыка интернет-каналы - «Меццо» телеканалының бүлекчәсе кино төшерү төркеме килә.
Франция телевидениесе хезмәткәрләре концерт залында 30 микрофон һәм 6 камера куячаклар. Алар ике концертны да тасмаларга яздырып алачак.