2024 елның 14 февралендә 14:00 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында кинокартина турында фикер алышу белән «Сабантуе бизәкләре» документаль фильмының премьерасы була. Фильм Татарстан Республикасында Милли мәдәният һәм традицияләр елында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы йөкләмәсе буенча оештырылды һәм Татарстанның агач архитектурасына багышланды. Режиссер - Татарстан Республикасы кинематографистлар берлеге әгъзасы Юрий Константинович Гвоздь.
Режиссер фикеренчә, Татарстанның агач архитектурасы халык иҗаты һәм милли-мәдәни кодның үзенчәлекле үрнәге булып тора.
Фильм күрсәтелгәннән соң кинокартина режиссеры, сәнгать белгечләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, укытучылар һәм студентлар катнашында фильм турында фикер алышу булачак.
Фильмны күрсәтүгә керү ирекле.