Россиядә ел саен үткәрелә торган «Бөек Җиңү Геройлары» XII Бөтенроссия әдәби конкурсы старт алды. Оештыручылар булып Россия Язучылар берлеге, РФ Оборона министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Мәдәният министрлыгы, Россия Дәүләт китапханәсе һәм «Яшерен түгел» нәшрият йорты тора. Чара РФ Хөкүмәте ярдәмендә уздырыла.