5, 6, 11 һәм 25 октябрьдә Г.Камал исемендәге театрда драматург Илгиз Зәйниевнең «Мәхәббәт FM» спектакле премьерасы була. Авторы бер үк вакытта спектакльнең режиссеры да. Төп рольләрне Эмиль Талипов һәм Гөлчәчәк Гайфетдинова башкара.
Спектакльдә вакыйгалар Казанның «Мәхәббәт FM» киностудиясендә (уйлап чыгарылган) бара. Иләс Миләсов (Эмиль Талипов) һәм Чулпан (Гөлчәчәк Гайфетдинова) - хезмәттәшләр. Егет - ди-джей, кыз – тавыш яздыру режиссеры. Алар бер-берсен яраталар, әмма бу турыда әлегә үзләре белмиләр. Башка геройлар да, кем ничек булдыра ала – шулай, үз мәхәббәтен эзли. Тик менә таба алырлар микән?
Спектакльдә театрның яшьләре катнаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте