Тарихчы Газиз Гобәйдуллинның сирәк китабы Татарстанга бүләк ителде

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

Татарстан делегациясенең Әзербәйҗанга визиты вакытында ТР Рәисе Р.Н. Миңнехановка Газиз Гобәйдуллинның "Татарлар трихыннан" дип исемләнгән тарихи язмалар җыентыгын бүләк иттеләр. 1925 елда нәшер ителгән китапның тиражы нибары 100 данә тәшкил иткән. Әлеге китап ТР Вәкиллеге хезмәткәре Эльмира Сөләйманова Йосыфлы тарафыннан бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International