Халык бу якшәмбедә музыкаль программа белән ләззәтләнә алачак.
Якшәмбе көнне, 2 августта, Казан Кремлендә «Күрше» фестиваленең җәйге сезоны кысаларында «Татарстаннан илһамланганнар»проекты чаралары циклы узачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары мастер-классларда катнаша һәм республиканың иҗат коллективлары чыгышларын күрә алачак.
Музыкаль программа 14:00 сәгатьтә «Сорнай» фольклор-этнография ансамбле концерты белән башлана. 15:00 дә кунаклар алдында «Каравон» фольклор ансамбле артистлары чыгыш ясаячак. Ә концерт программасын 16:00 сәгатьтә «Риваять» төрки-татар этно-төркеме тәмамлый.
Керү ирекле. Кунакларны «Кол Шәриф» мәчете янындагы мәйданда көтәләр.
«Күрше» фестивале Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән тормышка ашырыла.