Президент мәдәни инициативалар фондының 2023 елда беренче грант конкурсы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы грантлар суммасы буенча лидерлар исемлегендә беренче унлыкта тора. Татарстан Республикасыннан Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фондының «Россия-Көнчыгыш» («Казанда Көнчыгыш базары») Халыкара милли мәдәният фестивале проекты конкурста җиңүчеләрнең берсе булды. Грантның күләме 14 219 458,50 сум тәшкил итте.
Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмен 2023 елның беренче грант конкурсы нәтиҗәләре буенча 881 иҗади проект 3,6 млрд сумнан артык акча алачак. Алар РФ барлык төбәкләрендә дә гамәлгә ашырылачак, дип җомга көнне фондның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Җомга көнне конкурска Координация комитеты йомгак ясады, һәр унынчы команда ярдәм алачак.
Гаризалар 2022 елның 20 октябреннән 17 ноябренә кадәр кабул ителде, иҗади командалар бу вакыт эчендә 8,7 меңнән артык гариза юллады, шуларның 8,4 меңнән артыгы экспертиза узды.
Инициативаларны 546 эксперт бәяләде - бу музыкаль, театраль, күргәзмә өлкәсендә һәм башка күп кенә индустрия профессионаллары. Һәр гариза ким дигәндә ике эксперт тарафыннан каралды. Грантларның суммасы буенча лидерлар унлыгында Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Мордовия Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Татарстан Республикасы, Пермь крае.