Ни өчен Донбассны "Россиянең йөрәге" дип атаганнар һәм Донецк бассейны белән Татарстан ничек бәйләнгән. 22 февральдә ТР Милли музеенда ачылган "Донбасс - Россиянең йөрәге" күргәзмәсе совет дәүләте составындагы төбәкләрнең үзара мөнәсәбәтләренең тарихы турында сөйли. Аның экспонатлары - Идел буе татарлары Донецк шахталарына акча эзләп киткән вакыттагы агитация плакатлары.
"Безнең күргәзмәгә атама биргән узган гасырның 20 нче еллары башындагы плакат бөтен Советлар Союзының икътисадын һәм сәнәгатен торгызуда Донецк бассейнының ролен күрсәтә. Анда Донецк төбәге алсу йөрәк рәвешендә сурәтләнгән, ә аны Советлар Союзының башка шәһәрләре белән бәйләүче магистральләр - кан тамырлары рәвешендә күрсәтелгән" - дип сөйли ТР Милли музееның экскурсия-туристлык бүлеге мөдире Анастасия Мокрополова.
Ул билгеләп үткәнчә, башка плакатлар да - яшь совет дәүләтенең туу шаһиты, беренче совет бишьеллыклары елларында сәнәгатьне торгызу һәм төрле төбәкләрдән эшчеләрнең күпләп Донбасска агылуы белән истә калган. 1920-1930 нчы елларда биредә шактый гына татар диаспорасы формалаша - эшчеләр, укытучылар, журналистлар. Һади Такташ һәм Шәриф Камал, Рәхим Саттар һәм Максуд Сындыклы үзләренең әсәрләрендә шахтерның авыр хезмәтен мактый. Татар халык җыры «Шахтер» һәм Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» пьесасы әлеге һич тә җиңел булмаган вакытка багышланган.
Һади Такташ иҗатында Донбасс аерым урын алып тора. "Камил" кинокартинасы сценарие өстендә эшләгәндә Такташ 1930 елның июнендә Сталино шәһәренә (хәзерге - Донецк) иҗади командировкага китә. ТР Милли музее фондларында эшче-шахтерлардан, укытучылардан һәм журналистлардан драматург адресына күпсанлы хатлар сакланган.
Әхмәт Фәйзинең иҗаты гына түгел, эше дә Донбасс белән бәйләнгән: башта шахталарда авыр хезмәт, аннары мәдәни-агарту эшчәнлек. Донбасс шәһәрләрендә Фәйзи яшь талантлы шагыйрьләрне, музыкантларны, актерларны хуплаган.
Шәриф Камал "Пролетарий" газетасы редакциясе журналистлары белән элемтәдә торган (1920-нче елларда - "Донбасс эшчесе") һәм 1937 елда, хезмәттәшләре чакыруы буенча, Сталино шәһәрендә булган. Язучы үзе дә шахтерның авыр хезмәте белән таныш булган - 1903-1904 елда ул Екатерина губернасы шахталарында эшләгән.
Бөек Ватан сугышы елларында Донбасс татарлары фашист армиясенә көчле каршылык күрсәтә. Таҗи Гыйззәтнең 1946 елда язылган «Изге әманәт» әсәре ул еллардагы вакыйгаларга багышланган. Драматург пьесасы өчен материал җыярга дип Донбасс районына киткән. Донбассны фашистлардан азат итүгә күргәзмәнең иң әһәмиятле плакатларының берсе - 1943 елгы "Исәнме, безнең туган Донбасс" плакаты багышланган.
"Донбасс - Россиянең йөрәге" күргәзмәсе Ватанны саклаучылар көненә багышлана һәм "Солдатка хат яз" акциясе кысаларында 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмәгә музейга керү билетлары буенча.