Татарстан Республикасы Рәисе - башлыгы Рөстәм Миңнеханов Указы буенча 2023 ел Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын үткәрү буенча төп чаралар турында” дигән темага брифинг булып узды.
Брифингта Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары Ирек Шәрипов, Татарстан Халыклары Ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Роза Әхмәдиева, А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк директоры Галина Елистратова катнашты.
Брифинг кысаларында Этнофестивальләр картасы тәкъдир ителде.
Министрлык һәм «Татарстан Республикасы мәдәнияте өлкәсендә инновацияләрне гамәлгә кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәге» ДБУ берлектә этнофестивальләр картасын - Татарстан Республикасы халыкларының этномәдәни байлыгын булдырды. Бу картага 80гә якын фестиваль кертелде.
Брифингта шулай ук Татарстан Республикасы мәдәният министры Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында конкурс уздыру турында хәбәр итте.
Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы муниципаль берәмлекләр арасында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең Мәдәният көннәрен үткәрү традицияләрен торгызу максатыннан конкурс игълан итә.
2023 елның 31 мартыннан 30 сентябренә кадәр Казан шәһәренең 13 төрле мәйданчыгында мәдәни программа әзерләнәчәк. Казан халкы һәм кунаклары тарихи-мәдәни күргәзмәләр, туристлык маршрутлары, милли ашлар, халык сәнгать һөнәрләре, иҗат коллективлары чыгышлары аша муниципаль берәмлекләрнең уникаль мәдәни коды белән танышачак.