Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе бу көннәрдә Һиндстанда «Сураджкунд Мела» Халыкара халык кәсепләре һәм тукыма күргәзмәсендә катнаша.
Делегация составында шулай ук «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» ДБУ директоры Алсу Мифтахова да бар.
Делегация Татарстан Республикасы осталары тарафыннан булдырылган халык сәнгать кәсепләре эшләнмәләрен тәкъдим итә.
8 февральгә кадәр Һиндстанда һөнәрчелек өлкәсендә иң эре фестивальләренең берсе - 36 нчы Халыкара «Сураджкунд Мела» халык кәсепләре һәм тукыма күргәзмәсе уза.