Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында Шереметьев авылында «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында модельле китапханә барлыкка киләчәк. «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә авыл китапханәсе тиздән модельле китапханә булачак.
Авылда модельле китапханә - яңа исем генә түгел, ул китапханә эшчәнлегенә өр-яңа караш, аның төп максаты - авыл кешесенең тормыш сыйфатын яхшырту.
Күптән түгел Шереметьев авыл китапханәсе базасында җирлекара китапханә системасы директоры Гөлназ Арсланова, авыл җирлеге башлыгы, китапханәчеләр һәм район Мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында күчмә киңәшмә узды.
Көн тәртибендә: Шереметьев китапханәсе откан грант буенча модельле китапханә проектын тормышка ашыру буенча зур эш башлау.