Татарстан Республикасы Заманча сәнгать галереясендә "Галерея. Хәрәкәт лабораториясе" исеме астында "Карта. Маршрут төзергә" проекты узачак

2023 елның 15 гыйнвары, якшәмбе

ТР ДССМ заманча сәнгать галереясе заманча бию  лабораториясенә төркем туплауны игълан итә, анда һәр курс педагог идарәсендә махсус перфоманс оештырачак, ул уку тәмамланганнан соң "Киләчәк торагы" футуристик күргәзмәсендә куелачак.

Проект "Галерея. Хәрәкәт лабораториясе" исеме астында узачак. "Карта. Маршрут төзергә" проектының максаты - хәрәкәт механизмын тикшерү, азат итү.

Педагог буларак хореограф, башкаручы, Казан хореография училищесы һәм Казан театр училищесында заманча бию укытучысы Александра Ельчанинова чыгыш ясаячак. Ул 2003 елдан башлап хореограф-башкаручы сыйфатында актив эшчәнлек алып бара.

Укулар 17 гыйнвардан февраль ахырына кадәр дәвам итәчәк. Дәресләр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 18:30 сәгатьтә узачак.

Язылу + 7 917 222-74-89 номеры буенча бара.

Пушкин картасы буенча керү мөмкин (билет сатып алырга).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International