Татар халкы мәдәниятен саклап калу, үстерү һәм популярлаштыручы әсәрләр булдыруга Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантларын алу конкурсына йомгаклар ясалды

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы агымдагы елның декабрендә узган татар халкы мәдәниятен саклап калу, үстерү һәм популярлаштыручы әсәрләр булдыруга Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантларын алуга конкурс нәтиҗәләрен игълан итә.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга конкурста катнашу өчен барлыгы 120 гариза кабул ителгән иде.

Җиңүчеләр исемлеге:

https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2155050.htm

Грантларның гомуми күләме 9 800,0 мең сум тәшкил итә. Министрлык грант алуларда җиңүчеләр белән сәнгать әсәрләрен төзүнең арадаш нәтиҗәләрен тикшереп тору максатында конференция үткәрергә планлаштыра.

2022 елда татар халкы мәдәниятен саклап калучы, үстерүче һәм популярлаштыручы әсәрләр булдыруга Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын конкурс нигезендә бирү буенча конкурс комиссиясе утырышы беркетмәсе белән Сайтта «Грантлар» бүлегендә  танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International