Бүген 2022 елның 28 декабрендә Түбән Кама шәһәрендә «Җәлил» театр комплексын (Түбән Кама шәһәренең яшь тамашачы театры) ачу тантанасы булды. Театр бинасын реконструкцияләү «Мәдәният» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.
Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин катнашты.
Исегезгә төшерәбез, бинаны капиталь төзекләндерү «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барылды. Театрда ике зал: 400 урынлы зур зал һәм кече зал, рәсми-ресепшн, гардероблы вестибюль, арт-кафе, тамашачылар залы фойесы, креатив иҗтимагый киңлек мәйданы. Шулай ук театрның төп бинасыннан тыш өстәмә бина барлыкка килде. Янәшәдә грим бүлмәсе, декорацияләр өчен склад, агач эше һәм тегү цехы, костюмнар өчен бүлмә һәм башка бик күп бүлмәләр бар.
Театрның тамашачыга күренмәгән өлешендә җылылык, су, электр челтәрләре капиталь ремонтланган. Барлык эчке коммуникацияләр яңаларга алмаштырылган. Янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү яңартылган, бу театрны тамашачылар һәм хезмәткәрләр өчен иминлекне тәэмин итә. Моннан тыш, бина мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган. Алар өчен махсус лифт урнаштырылган, пандуслар белән җиһазландырылган. Бина фасады да үзгәргән - пыяла витражлар урнаштырылган һәм архитектура яктырткычы өстәлгән.
Котлау сүзләреннән соң Фәрит Мөхәммәтшин театр директорына 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
Ахырда Ирада Әюпова республика театр сәнгатен үстерүдә күпьеллык хезмәтләре өчен театр хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.