Иҗади конкурста Татарстан балалар һәм яшьләр коллективлары һәм студияләре катнаша ала.
Фестиваль ике категория катнашучылар өчен уздырыла:
Җиңүчеләр яңа театр спектаклен куюга максатчан грантлар алалар.
Балалар һәм яшьләр театрлары өчен:
Иң яхшы режиссерлык эше, иң яхшы музыкаль һәм сәнгати бизәлеш, иң яхшы ир-ат һәм хатын-кыз рольләре (номинацияләрдә призлар балалар һәм яшьләр спектакльләре өчен аерым билгеләнә).
Региональ этапта катнашу өчен театр коллективына нәрсә эшләргә кирәк:
1. Нигезләмә белән танышырга;
2. Барлык критерийларга һәм катнашучыларның таләпләренә туры килүен тикшерергә;
3. Үз спектаклеңне видеога төшерергә;
4. Гаризаны түбәндәге адрес буенча бирергә: tatarstan.theatre.festival@mail.ru.