Кичә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында төрки халыкларның «Шәрык базары» I Халыкара эстрада фестиваленең гала-концерты узды.
Зур вакыйгада Россиянең 13 төбәгеннән һәм дөньяның 9 иленнән 200дән артык башкаручы катнашты.
«Татарстанның яңа проекты федераль дәрәҗәдә танылуы сөендерә, ул Президент мәдәни инициативалар фонды җиңүчесе булды», - дип сәламләде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.