Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында XIII Регионара фестиваль-конкурсы финалистлары спектакльләре узачак

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

24 октябрь 10.00 сәгатьтә Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында фестиваль-конкурс ачылачак, шулай ук “Драматик театр” һәм “Курчак театры” номинациясендә спектакльләр күрсәтеләчәк.

Өч көн дәвамында спектакльләр карау белән бергә Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының баш режиссеры, әйдәп баручы актерлары, рәссамнары катнашында театр сәнгате буенча белем бирү мастер-класслары үтәчәк.

26 октябрьдә балалар-яшүсмерләр театр коллективларының һәм “Иделкәем & Кариев варислары” студияләренең фестиваль-конкурсы лауреатлары һәм Гран-при иясе - җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Фестиваль-конкурс 1 сентябрьдән 4 ноябрьгә кадәр драма һәм курчак театры номинацияләре буенча Россия халыкларының мәдәни мирас елы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

Бүгенге көндә Татарстанда клуб һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә 300дән артык балалар-яшүсмерләр театры һәм курчак коллективлары бар. Иҗади коллективларда 10 меңнән артык бала һәм яшүсмер шөгыльләнә.

Программа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International