12 октябрь “Әкият” татар дәүләт курчак театрында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча “Авыл эте Акбай” спектакленең премьерасы булды.
Беренче булып премьераны Казанның 18 нче һәм 149 нчы гимназия укучылары күрде. Шулай ук спектакльнең премьерасында Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия ханым да катнашты.
Нәни тамашачыларга шаян, күңелле Акбай турында музыкаль тарих тәкъдим ителде, ул төрле авырлыклар белән очраша, ләкин һәрвакыт җиңүче булып чыга.
Спектакльнең режиссеры - Илгиз Зәйниев, рәссам-куючы - Екатерина Спиридонова, композитор - Марат Әхмәтшин.