Казанда Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган «Мостай» документаль фильмы тәкъдим ителәчәк

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

2022 елның 18 октябрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан булдырылган «Мостай» документаль фильмы күрсәтелә.

Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Мостай Кәрим исемендәге Фонд тарафыннан оештырылды.

«Мостай Кәрим әсәрләре һәрвакыт тирән мәгънәлеге, игелеккә өндәү, эчкерсезлекне чагылдыру, матурлык хисләре һәм тел байлыгы, милли үзенчәлеге белән аерылып тора. Халык шагыйренең 100 еллыгына төшерелгән «Мостай» документаль фильмын Татарстан халкына тәкъдим итү һәм әлбәттә алга таба да оештырылган уртак мәдәни чаралар татар-башкорт дуслыгын ныгытуда ярдәм итәчәк, күрше республикалар арасында мәдәни тәҗрибә алмашу һәм хезмәттәшлек традицияләрен дәвам итүдә терәк булачак», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова.

«Мостай» фильмы – шигырьләр, көндәлекләр һәм проза әсәрләреннән өзекләр, язучының замандашлары истәлекләрен үз эченә алган күләмле кинотезмә. Әлеге тарихи кинотасманы булдыруда танылган шәхесләр - Владимир Спиваков, Никита Михалков, Андрей Дементьев, Иосиф Кобзон катнашкан. Картинаның режиссеры – Сәидә Медведева, мәшһүр документалист, «Мастерская» кинокомпаниясенең генераль продюсеры.

«Казан Мостай Кәрим өчен үзенчәлекле шәһәр иде. Татарстан башкаласында бөек башкорт шагыйренә һәйкәл ачылу очраклы хәл түгелдер, чөнки бу мәдәни символ Башкортостан һәм Татарстан халыкларының бердәмлек һәм тугандашлыгының дәлиле булып тора», – диде шагыйрьнең оныгы һәм Мостай Кәрим исемендәге Фондны гамәлгә куючы Тимербулат Кәримов.

Татар һәм башкорт мәдәниятенең Мостай Кәрим иҗатында үзара бәйләнеше Татарстанның бөек шагыйрьләре – Габдулла Тукай, Һади Такташ, Хәсән Туфан тәэсирләреннән башланган. Мәшһүр мәдәният эшлеклеләре – Риза Ишморат, Гариф Ахунов, Бакый Урманче, Сара Садыйкова, Хәйдәр Бигичев, Роберт Миңнуллин, Ренат Харис - Мостай Кәрим өчен чын мәгънәсендә якын кешеләр була.

Мостай Кәримне Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән олы дуслык җепләре бәйли, аның истәлекләре «Мостай» документаль фильмында төп урынны алып тора.

Фильмда шулай ук бөек замандаш шагыйрьләр Константин Симонов, Александр Твардовский, Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев катнашында архив материаллардан фрагментлар кулланылган.

Фильм башланыр алдыннан театрның колонналар залында «Мостай Кәримнең 100 еллыгына күргәзмә проекты» тәкъдим ителәчәк, анда Кәримовлар гаиләсенең шәхси архивыннан уникаль фотосурәтләр кертелгән.

Башлана: 18.00 сәг. (18 октябрь 2022 ел).

Вакыйга урыны: Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры (Ирек мәйданы, 2 йорт).

Мостай Кәрим (башкорт. Мостай Кәрим, 1919-2005) Башкорт Совет әдәбияты классигы, бөек башкорт шагыйре, язучы, драматург, публицист, Бөек Ватан сугышында катнашкан күренекле җәмәгать эшлеклесе.

Мостай Кәрим 100 дән артык шигърият һәм проза җыентыгы, башкорт әдәбияты һәм театрының алтын фондына кертелгән 10 нан артык драматик әсәр бастырып чыгарган.  Китап укучыларга яхшы таныш булган – «Кара сулар», «Кайту», «Европа-Азия», «Вакытлар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыклары, «Айгөл иле», «Кыз урлау», «Ай тотылган төндә», «Утны ташлама, Прометей!» пьессалары, «Йортыбыз шатлыгы», «Таганок», «Ярлыкау», «Озын-озак балачак» повестьлары.

Мостай Кәрим – Социалистик Хезмәт Герое, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортостанның халык шагыйре, Башкортостан Республикасы Фәннәр академиясенең Мактаулы академигы, СССР Дәүләт премиясе, Ленин премиясе, К.С. Станиславский исемендәге РСФСР Дәүләт премиясе, Салават Юлаев исемендәге Башкортостан Республикасы Дәүләт премиясе, М. Шолохов исемендәге Халыкара премиясе лауреаты, ике Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар Дуслыгы орденнары, «Почет Билгесе» ордены, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, II һәм III дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены, Салават Юлаев ордены белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International