Татарстан Республикасының Министрлар кабинеты каршындагы IV чакырылыштагы Яшьләр хөкүмәтенең яңа составына “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясенең баш режиссеры Александр Туманов керде. Ул мәдәният мәсьәләләре буенча ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе вазыйфасына билгеләнде.
“Минем өчен Татарстанның Яшьләр хөкүмәте составында булу – зур дәрәҗә. Мин ВГИК һәм Щукин училищесында бөек осталарымнан алган белемнәремне кулланып, Татарстанның бөек күпмилләтле мәдәниятен баетуга бөтен көчемне куячакмын", - дип сөйләде Александр Туманов.
Ул шулай ук бүген Татарстан Яшьләр хөкүмәтенең беренче җыелышы узачагы турныда хәбәр итте. “Алдымда торган перспективалар мине бик илһамландыра. Битараф булмаган хезмәттәшләр, яшьләр сәясәте лидерлары белән эш башлануын түземсезлек белән көтәм. Үз чиратымда, беренче эш итеп республиканың мәдәни кодын, театр сәнгатен саклауга юнәлгән проектларны тәкъдим итәсем килә. Театрдан башка кешедә тулы канлы шәхесне тәрбияләп булмый дип уйлыйм”, - дип йомгаклады Туманов.