Казан дәүләт яшь тамашачылар театры Мәдәни универсиада кысаларында «Лекарь поневоле» («Чарасызлыктан табиб») спектаклен куйды

2013 елның 10 июле, чәршәмбе

Кичә, 9 июль көнне 18 сәгать 30 минутта Казан дәүләт яшь тамашачылар театры Мәдәни Универсиада кысаларында режиссер Владимир Чигишев сәхнәләштергән «Лекарь поневоле» («Чарасызлыктан табиб») спектаклен куйды.

Бүген, 10 июльдә 18 сәгать 30 минутта театр Казан тамашачыларына һәм Универсиада кунакларына А.П. Чехов пьесасы буенча куелган «Свадьба с генералом» («Генераллы туй») спектаклен тәкъдим итәчәк.

Универсиада узган көннәрдә Яшь тамашачылар театрында Олимпиада-80 мөһере төшерелгән конвертлар күргәзмәсе уза. Анда шулай ук Олимпиада объектлары макетлары, Мәскәүдәузган уеннар тарихы белән танышырга, җанатарлар баш киемен күрергә була.

7 июльдән 14 июльгә кадәр 5 билет сатып алган тамашачылар арасында 14 июльдә 18 сәгатьтә сувенир открытка уйнату була.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International