Мәскәүдә Татарстан Республикасы сәнгать осталары гала-концерты узды

2022 елның 26 августы, җомга

Кичә 2022 елның 25 августында Мәскәүнең Халыкара музыка йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы сәнгать осталарының бәйрәм гала-концерты узды.

Гала-концертта шулай ук дәүләт хакимиятенең федераль һәм Татарстан органнары, Мәскәү Хөкүмәте вәкилләре, Татарстан Республикасы мәдәният министры, дипломатик корпус, Мәскәүнең әйдәп баручы югары уку йортлары җитәкчеләре, шулай ук танылган ватандашлар, - дин әһелләре, танылган табиблар һәм башкала галимнәре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр, спортчылар һәм эшмәкәрләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International