"Печән базары" заманча татар мәдәнияте фестиваленә - 10 ел!

2022 елның 26 июле, сишәмбе

30 июльдә Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле яр буе территориясендә татар дизайны һәм шәһәр мәдәнияте дөньясында төп вакыйга - "Печән Базары" заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. 2013 елдан бирле уза торган фестиваль быел үзенең 10 еллыгын билгеләп үтә һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Татарстанда 2022 елда игълан ителгән цифрлаштыру елына багышлана.

Фестиваль программасында: дизайн-маркет, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, лекторияләр, театраль променад, фотозона, татар чәй тантанасы, аудиогид, кино, заманча музыка концерты һәм башкалар.

Быел фестиваль 10нчы тапкыр узачак. Фестивальне оештыручыларның сүзләренә караганда "Печән базары" татар милли киемен төрле күренешләрдә модага керде, ә фестивальнең географиясе киңәйде.

Фестиваль кунаклары 38 якын һәм ерак чит илдән, РФ төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды делегатлары булачак.

Тулырак: https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2107731.htm

Барлык чараларга керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International