Әлмәт районында Кама аръягында яшәүче чувашларның «Учук» җиденче ачык фестивале уздырыла

2013 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

29 июньдә Әлмәт районының  Иске  Суркино  авылында Кама аръягында яшәүче чувашларның «Учук» җиденче ачык фестивале уздырыла.  Анда Алексеевск, Аксубай, Баулы, Тукай муниципаль районнары,  Зәй, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Чистай шәһәрләре коллективлары,  Магнитогорск, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Самара, Чиләбе кунаклары катнашачак.

Оештыручылар тамашачыларга бай программа тәкъдим итә:

08.00. «Учук» йоласы.

10.00. Фестивальне ачу.

10.15. Фольклор коллективлары катнашында төрле йолалар.  

12.30. «Учук» йоласының дәвамы. Дини йолаларга нигезләнгән көндезге аш.

13.00. «Ӵảнкả чảваш каччисем» – «Текә» чуваш егетләре» конкурсы.

14.00. Чуваш эстрадасы артистлары концерты.

16.00. Фестивальне тантаналы рәвештә ябу.

Мәгълүмат: surkino9@rambler.ru, surkino1@rambler.ru, 89872826108, 89196465655.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International