Татарстан Республикасында Чечен мәдәнияте көннәре башланды

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Бүген ТР Милли китапханәсенә Чечен Республикасы мәдәният министры Айшат Кадыйрова җитәкчелегендәге делегация килде.

Мәдәният министрына китапханәнең яңартылган бинасын һәм сәнгатьнең төрләрен берләштергән барлык мәйданчыкларны күрсәттеләр. МОN театр мәйданчыгы, уку заллары, фонд архивын, тавыш яздыру студиясе, күргәзмә залларын карадылар.

Татарстан Республикасында Чечен мәдәнияте көннәре 11 майдан 13 майга кадәр дәвам итә. Өч көн дәвамында Чечен Республикасы мәдәният учреждениеләре милли сәнгатьнең иң яхшы үрнәкләрен күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International