26 апрелендә Казанда гала-концерт һәм «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе нәтиҗәләрен игълан итү чарасы уза

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

2022 елның 26 апрелендә Казанда 16:00 сәгатьтә гала-концерт һәм «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе нәтиҗәләрен игълан итү чарасы уза.

Татар яшьләре тарафыннан гражданлык инициативасы буларак барлыкка килгән бу чара быел 17нче тапкыр оештырыла.

«Мин татарча сөйләшәм!» чарасы 2022 елда берничә юнәлешне берләштерә: «Kazan Quest» квест-уены, «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру, яшь татар шагыйрьләре бәйгесе, җанлы татар музыкасы бәйгесе һәм Чаллыда «Мин татарча сөйләшәм!» фестивале.

«Kazan Quest»

22 апрелдә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында Казан урамнарында «Kazan Quest» уены узачак. Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары 2009 елдан бирле оештырып килгән «Татар-дозор» уены яңартылып, «Kazan Quest» исемен алды. Әлеге уенда Казан мәктәпләрененең 7-11 сыйныф укучылары катнаша — барлыгы 19 мәктәп һәм «Шаян ТВ» командасы.

Квест рәвешендә үтә торган бу уен барышында такымнар оештыручылар билгеләп куйган Казан шәһәренең төрле урыннарга барып, анда калдырылган биремнәрне чишәчәк. Шул ук вакытта алар Татарстан Республикасының икетеллелек турындагы кануны үтәлешен дә тикшерәчәк.

 «Тяжело с татарским» антипремиясе

«Мин татарча сөйләшәм!» чарасын оештыручылар 11 ел дәвамында ел саен дәүләт оешмаларының татар теленә мөнәсәбәтен тикшереп, аларның уңай һәм тискәре рейтингларын төзи. Бу оешмаларның халыкка хезмәт күрсәткәндә Татарстан Республикасының ике дәүләт телен — татар һәм рус телләрен кулануы яки кулланмавы ачыклана.

Татарстанда дәүләт телләре булып татар һәм рус телләре торуы республиканың Төп канунына кертелгән. Татар теленең кулланылышын тикшерүче Татарстан Республикасы Конституциясе комиссиясенә быел җәмәгать эшлеклеләре, шәһәр активистлары, журналистлар һәм тел галимнәре керде. Алар төзегән антирейтинг нигезендә 26 апрельдә «Тяжело с татарским» антипремиясенә лаек булучылар игълан ителәчәк. Үз эшчәнлекләрендә татар телен кулланучы оешмаларга исә Рәхмәт хатлары тапшырылачак.

Гала-концерт

Акциянең Гала-концерты 26 апрельдә (сишәмбе), Габдулла Тукайның туган көнендә үтә. Чара 16.00дә башлана. Быел концерт Галиаскәр Камал исемендәге татар театры каршындагы мәйданда узачак.

Концертта һәр елдагыча җанлы татар музыкасы яңгыраячак, яшь бәйсез музыкантлар үз иҗатын тәкъдим итәчәк. Сәхнәдә Gauga, ОММАЖ, noor, URTIC, TatCultLab төркемнәре,  TatKidLab балалар музыкаль лабораториясе шәкертләре, Shanu, Ике яр, Мингазов төркемнәре чыгыш ясаячак. Концертның махсус кунаклары — режиссер Байбулат Батулла һәм музыкант Ислам Вәлиев (Malsi Music).

«Мин татарча сөйләшәм!» чарасын оештыручылар ел саен яшь сәләтле башкаручыларны барлый. Быел да акция кысаларында җанлы музыка бәйгесе узды. Җиңүчеләр интернет кулланучылар тавыш бирүе нәтиҗәсендә ачыклана. Иң күп тавыш җыйган башкаручылар Гала-концертта чыгыш ясаячак.

Җиңүчеләр 20 апрельдә билгеле булачак. Аннары алар бер атна дәвамында үзләренең кураторлары белән аранжировкалар иҗат итә һәм репетицияләр ясый. Гала-концерт вакытында яшь башкаручылар Gauga татар рок-төркеме, татарча синтипоп башкаручы ОММАЖ триосы һәм Shanu чуваш этно-джаз коллективы белән берлектә чыгыш ясаячак. Алар үзләре иҗат иткән җырларын яисә татар классик җырларының яңа яңгырашын тәкъдим итәчәк.

«Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә беренче тапкыр яшь шагыйрьләр чыгыш ясый

Быелгы фестивальнең яңалыгы — сәхнәдән татар музыкасы гына түгел, милли шигърият тә яңгыраячак. Моның өчен яшь татар шагыйрьләре арасында махсус бәйге оештырылды. Бәйгедә җиңүчеләрнең исемнәре 26 апрельдә игълан ителәчәк. Алар үз шигырьләрен Гала-концерт вакытында сәхнәдән укыячак.

Гала-концертның алып баручылары — танылган җырчы Илгиз Шәйхразыев һәм блогер Ләйлә Лерон.

«Мин татарча сөйләшәм!» — Чаллыда 

23 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» фестивале Чаллыда да уза. Икенче ел рәттән бу чара Чаллының татар драма театры бинасында оештырыла. Шимбә көнне сәгать 16.00 дән 20.00 кадәр акция кысаларында тел лабораториясе, коворкинг зонасында яшүсмерләр өчен махсус мәйданчык һәм балалар мәйданчыгы эшләячәк, шулай ук qot күргәзмәсе, экспозция зонасында маркет һәм бию лабораториясе уза. Театрның кече залында татар киносы күрсәтелә, шулай ук караоке җырлау мөмкинлеге булачак. Моннан тыш, Театр паркында урам экскурсияләре дә оештырыла.

Бу чаралар барысы да бер темага берләштерелә, оештыручылар чарага килгән кунаклар белән татар телен төрле практикалар аша өйрәнеп караячак.

«Мин татарча сөйләшәм!» («Я говорю по-татарски!») акциясенең оештыручылары — Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм URBANTATAR шәһәр яшьләре берләшмәсе, аларга Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитеты һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәм күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International