Казанда "Талантлар эрасы" Халыкара халык җыры фестивале узачак

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган чараларны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда "Талантлар эрасы" Халыкара балалар һәм яшүсмерләр башкаруында халык җыры фестивале узачак. Проект Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән үткәрелә.

Жюри беренче турда видеоязмалар буенча 60 коллективны сайлап алачак, алар 2022 елның 4 ноябрендә Казанда Халык бердәмлеге көнендә узачак фестиваль финалына чакырылачак.

Фестивальнең номинацияләре: халык вокалы, фольклор, халык стилизациясе, вокаль-инструменталь ансамбль (халык уен кораллары), халык җырына видеоклип.

Фестивальдә катнашу түләүсез. 1 турда катнашу өчен гаризаны 2022 елның 1 августына кадәр тапшырырга мөмкин.

Фестивальнең нигезләмәсе һәм тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга була: eratalantov.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International