Казанда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы узачак

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанның төп мәдәни вакыйгаларының берсе – «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате XXII ачык республика яшьләр фестиваленең тантаналы Гала-концерты якынлаша. Анда катнашучыларны 9-13 апрельдә КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында һәм «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә узачак суперфинал билгеләячәк.

Сәхнәләрдә чын иҗади баталия башлана, анда бөтен республикадан иң талантлы балалар җиде номинациядә үзләренең сәләтләрен күрсәтәчәк. Әлеге номинацияләр – «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы музыка», «Иң яхшы җыр тексты» һәм «Иң яхшы видеоклип».

Бу катнашучыларның барысы да проектның ун зона этабында катгый сайлап алуны узганнар инде. Сайлап алу турларында чыгыш ясаган 20 меңгә якын баланың 5,5 меңе Казанда очрашачак. Зона этапларының видеоязмаларын «Созвездие-Йолдызлык» YouTube-каналында табарга мөмкин. Шулай ук Pro.культура.РФ сайтында һәм ТНВ телеканалында проектның зона гала-концертлары трансляцияләнә.

Фестиваль хәрәкәте финалистлары өчен мәдәни программа әзерләнгән: балаларга төрле фильмнар күрсәтеләчәк. Моннан тыш, аларга «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе репертуары спектакльләре һәм программалары тәкъдим ителә.

«Аллаһы Тәгалә кешегә талант бүләк итә, ә ул аның белән файдаланмый икән, мөгаен, бу иң зур фаҗигадыр. Шуңа Татарстанның «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте аның өметен аклый торган структураны булдырды. Безнең балалар – безнең яшәешнең, бүгенгенең генофонды, аларда – киләчәк», - диде фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.

Ул ассызыклаганча, республика районнары башлыклары фестиваль хәрәкәтенең финанслау күләмен арттырды, чөнки алар аның киләчәк «фондын» формалаштыруда зур өстенлеген күрә.

Сайлап алу турлары вакытында балалар үзләренең талантларын гына күрсәтеп калмыйча, укуларын да дәвам итте: проект кысаларында фестиваль хәрәкәтенең мәктәбен узган артистлар барлык теләүчеләр өчен мастер-класслар үткәрде. Моннан тыш, сайлап алу комиссиясе әгъзалары тарафыннан педагоглар өчен түгәрәк өстәлләр уздырылды. Жюри һәм иҗади очрашуларда катнашучылар мондый чараларның әһәмиятен һәм нәтиҗәлелелеген югары бәяли. Фестиваль хәрәкәтендә алар хәзер матур бер гадәт.

Балаларга Фестивальнең Гала-концертында катнашу мөмкинлеге өчен көрәшергә туры киләчәк. Гаять зур чара, гадәттәгечә, 22 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында уза. Төп сәхнәдә җиңүчеләрнең исемнәре, шулай ук быел ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле тарафыннан оештырылган «Милли мәдәниятне саклау өчен» махсус приз ияләре билгеле булачак. Бу призга лаек булган талантлар дәүләт ансамбле белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга чакырылачак. Шулай ук җиңүчегә профессиональ тавыш яздыру студиясендә җыр язу мөмкинлеге дә бүләк ителә.

Исегезгә төшерәбез, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International