ММЧ вәкилләре игътибарына! «ТАНТАНА - 2022»

2022 елның 22 марты, сишәмбе

2022 елның 27 мартында Халыкара театр көнендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар драма театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының "Тантана" театр премиясе җиңүчеләре игълан ителәчәк.  
Бүләкләү тантанасы беренче тапкыр Яр Чаллы шәһәрендә узачак. Соңгы елларда Кама аръягы кызыклы театр проектларын җәлеп итү һәм тормышка ашыру урынына әйләнеп бара. Әйтик, Аяз Гыйләҗев исемендәге театр төрле мәдәни институцияләр һәм креатив индустрияләр хезмәттәшлегенең уникаль мәйданчыгына әйләнде, ә быел автошәһәрдә «Мастеровые» рус драма театрының яңа бинасын ачу планлаштырыла.
«Тантана» премиясе республиканың драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендә күренекле иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ТР Мәдәният министрлыгының «Тантана» театр премиясен бирү Комиссиясе карары нигезендә бирелә.
Быел ТР Мәдәният министрлыгының “Тантана” театр премиясенә республиканың 25 театр коллективы тәкъдим ителде. Актерлар арасында Комиссия 42 лаеклы номинантны билгеләде.
Чарада кунаклар театрның яңа бинасы белән танышачак, күргәзмә залында яшь каллиграфчы Айзат Минһаҗевның «qot» күргәзмәсен күрәчәк.
Автобуслар Г.Камал театры бинасыннан сәг. 12:30 да кузгалачак.
Үткәрү урыны: Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 29 йорт.
Башлана 17.00 сәгатьтә.
Хәбәрчеләр өчен аккредитация:
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалары һәм массакүләм мәглүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү бүлеге белгече Даниил Плаксин, тел. +7(927)031-04-42 Daniil.Plaksin@tatar.ru
А.Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театрының әдәби-драма бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева, тел. +7(927)451-96-49

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International