«Татаркино» документаль кино көннәре акциясен башлап җибәрә. Киноларны Казанның «Мир» кинотеатрында һәм республика районнарындагы мәдәният сарайларында күрсәтү планлаштырылган.
«Мир» кинотеатрында документаль киноларны 1 марттан 3 мартка кадәр, республика районнарында агымдагы елның беренче яртыеллыгында күрсәтеләчәк.
Чара 1 март көнне 18:30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында ачыла.
Документаль кино көннәре альманахлары түбәндәге тематикаларга бүленәчәк: «Яшь документаль кино», «Татарстанның күренекле эшлеклеләре турында», «Сәнгать турында».
1 март көнне «Мир» кинотеатрында яшь авторлар – Солтан Сөнгатуллин, Әмир Галиәскәров һәм Булат Минкин фильмнары күрсәтеләчәк.
Тамашачылар авторларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак – фильмнарны күрсәтүдән соң иҗади очрашулар оештырылачак.
Фильмнар турында тулырак мәгълүмат белән «Татаркино» һәм «Мир» кинотеатры рәсми сайтында танышырга мөмкин.