12 июньдә Татарстан сәнгать әһелләре «Болгар традицияләренең күпгасырлык тамырлары» дигән музыкаль-хореография композициясе тәкъдим итәчәк. Мөнәҗәтләр, бәетләр, татар халык биюләре, дөнья халыклары көйләре һәм музыкаль композицияләрдән төзелгән программада Чирмешән районының «Умырзая» фольклор ансамбле, Азнакай районының «Җанашым» җыр ансамбле, Менделеевск районының «Шаян» хореография ансамбле, Казан шәһәренең «Тархан» борынгы татар музыкасы ансамбле чыгышы булачак.
Программаның режиссеры һәм сәхнәгә куючысы - Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Луиза Гәрәева.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте