2022 елның 14 гыйнварыннан 21 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре тарафыннан акчалата бүләк алуга конкурста катнашуга гаризалар кабул ителә (алга таба - Конкурс).
Гариза һәм гаризага теркәлә торган документлар мәҗбүри кәгазьдә дә, электрон рәвештә дә (флеш-тупланма) министрлыкка турыдан-туры түбәндәге адрес буенча тапшырыла:
Казан ш., Пушкин ур., 66/33 йорт, 2 кат, каб.205.