Казан яшь тамашачылар театрында «Мәхәббәт тәпие» хәйрия акциясе узачак.
13 февраль 16:00 сәгатьтә театрда «Бала» спектакле күрсәтеләчәк, аннан җыелган акчалар Казанның «Сердце дворняги» һәм «Вега» хайваннар сыену урынына җибәреләчәк.
Фойеда хайваннар темасына авторлык бизәкләре, календарьлар сатылачак һәм приютларга тапшыру өчен азык җыю булачак.
«Вега» шәхси приютына 2012 елда нигез салынган. Ул Татарстанның Аксубай районының бердәнбер приюты һәм республикада иң эре приютларның берсе булып тора. Анда 300дән артык хайван асрала.