Хәзерге заман сәнгате галереясендә «Оста юлы буенча» фотокүргәзмәсе ачыла

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның хәзерге заман сәнгать галереясендә (Карл Маркс ур., 57) «Оста маршруты буенча» фотокүргәзмәсе ачыла. Күргәзмәнең авторы-бөтен дөньяга танылган Көнчыгышны өйрәнүче һәм Рерих белеме фәнни мәктәбенә нигез салучы, тарихчы, философ, җәмәгать эшлеклесе, Мәскәүдә Н.К. Рерих исемендәге музей генераль директоры Людмила Василий кызы  Шапошникова (тормыш еллары: 1926-2015).

Күргәзмә 1923-1928 елларда күренекле рус рәссамы, галим, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче һәм сәяхәтче Николай Рерих эшләгән Үзәк-Азия экспедициясенә багышлана. Ул тормыш иптәше һәм улы белән Һиндстан, Тибет, Монголия, Алтай территорияләре буйлап уза. Маршрутның бер өлеше Советлар Союзы, шул исәптән Алтай буенча да үткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International