“Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясе командасы Татарстан шәһәрләре буенча беренче гастроль турыннан кайтты. Арча һәм Питрәчтә ул “Рус шигъриятенең ерак һәм якын алтын гасыры” дип исемләнгән әдәби-музыкаль программаны тәкъдим итте.
“Программа интерактив формада ясалган сәнгать әсәрләренең иң яхшы үрнәкләрен күзаллый. Бу спектакль үсеп килүче буынны югары сәнгатькә юнәлтә һәм үзенә күрә мәдәни-әхлакый баету чыганагы булып тора. Без аның казанлыларга гына түгел, республикабыз районнарында яшәүче балаларга да җиткерергә телибез”, - дип сөйләде “Созвездие-Йолдызлык” Татарстан Республикасы төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе, спектакльнең режиссеры Марина Ясельская.
Программа XIX гасыр башында эшләгән һәм аннан соң бай әдәби, шигъри, музыкаль мирас калдырган мәдәният эшлеклеләренә багышлана. Алар арасында – Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Федор Тютчев һәм башкалар. Куелышта Алексей Толстой, Александр Грибоедов, Иван Тургенев кебек бөек прозаикларның әсәрләреннән дә өзекләр яңгырады. Алар Михаил Глинка, Николай Римский-Корсаков, Петр Чайковский, Леонид Малашкин һәм башкалар музыкасы астына укыла.
Ясельская сүзләре буенча, арт-резиденция труппасы спектакльне шулай ук 17 декабрьдә – Буада һәм 21 декабрьдә Залесный бистәсендә тәкъдим итәргә планлаштыра.
Шулай ук Буа халкы арт-резиденциянең тагын бер программасы – “Сүнмәс йолдызлык” театральләштерелгән тамашасы белән дә таныша алачак. Музыкаль-шигъри кичә XIX гасыр ахыры-XX гасыр уртсындагы татар мәдәнияте эшлеклеләренең шигырьләре, җырлары һәм романслары белән таныштыра.
Исегезгә төшерәбез, “Рус шигъриятенең ерак һәм якын алтын гасыры” спектакле РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган “Пушкин картасы” программасына кергән.