Кичә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узган «Игелекле Татарстан» республика конкурсының бүләкләү тантанасында катнашты. Анда төрле юнәлешләрдә катнашучы иң яхшы волонтерларны билгеләделәр, шулай ук республикада иң яхшы изгелек кылучыны сайладылар.
Иң яхшы мәдәният волонтеры дип Ожегова Софья Сергей кызы табылды, ул Казан дәүләт мәдәният институты студенты. Волонтерлык өлкәсендә «Игелекле Татарстан» республика премиясе быел беренче тапкыр үткәрелә.