Татарстан халкы арасында үткәрелгән тавыш бирү нигезендә, "Дәүләт хезмәтләре" порталында 19 ачык максаттан 7 иң өстенлекле максатлар сайлап алынды.
Сезнең игътибарга әлеге максатларны тәкъдим итәбез:
1. Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен мәдәният өлкәсендә инклюзив ял итү һәм белем бирү максатын тормышка ашыруда 20дән дә ким булмаган мәдәни-ял итү тибындагы һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрен махсус җиһазлар белән тәэмин итү;
2. Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округлары территориясендә әдәби сәнгать өлкәсендә балалар мәдәни-танып-белү проектын гамәлгә ашыру;
3. Татарстан Республикасының 200 гомум белем бирү мәктәпләрендә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә классик акварель буенча дәресләр һәм мастер-класслар үткәрү;
4. Татарстан Республикасы дәүләтнеке булмаган оешмалар һәм физик затлар тарафыннан мәдәният өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган грант проектлары санын 20% ка арттырырга;
5. Дәүләт (муниципаль) мәдәният учреждениеләре белән кооперациядә иҗади яшьләр белән эшләүнең яңа формаларын гамәлгә ашыру буенча кимендә 10 проектны гамәлгә кертү;
6. Татарстан Республикасы язучылары турында бердәм электрон мәгълүмат базасын булдыру (нәшер ителгән әсәрләрен күрсәтү) һәм 2022 елда кимендә 100 язучы турында мәгълүмат урнаштыру;
7. Популяр цифрлы платформаларда музыка тыңлау өчен 500дән дә ким булмаган татар классик әсәрләрен урнаштыруны тәэмин итү.
ТР Мәдәният министрлыгының киләсе елга эш юнәлешләрен сайлауда 2021 елның 8 ноябреннән 7 декабренә кадәр барлыгы 3 439 кеше катнашты.
Киләсе елда Министрлык квартал саен максатларның үтәлеше турында хисап тотачак.