Республиканың күренекле журналисты Зимфира Гыйльметдинова вафат булды

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Күренекле журналист, Россия журналистлар берлеге һәм Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы Зимфира Заһид кызы Гыйльметдинова вафат. Ул озак еллар «Сәхнә» журналында эшләде, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә матбугат бүлеген җитәкләде. Соңгы вакытта Казан Мэриясендә эшли иде. 


Зимфира Заһид кызы үткен каләмле журналист, җор телле, ачык күңелле кеше, гадел, ярдәмчел, тормышны яратучы зат иде. Зур иҗат планнары белән янып яшәде... 


Аның якыннарының, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Урыны оҗмахта, рухы шат булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International