Казанда Александр Петровның режиссерлык дебюты күрсәтеләчәк

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

21 декабрь Казанның «Мир» кинотеатры «Кыска метражлы кино көне - 2021» Бөтенроссия акциясенә кушылачак. Башлана-18:00 сәг, дәвамы – 79 минут.

Казан тамашачысына режиссер дуэтыа Анны Озар һәм Павел Емелинның «Ку-Ку» картинасын тәкъдим ителәчәк. Төп рольләрдә - Юрий Чурсин, Анна Слю, Юлия Ауг, Алексей Онежен, Олеся Железняк, Яна Сексте.

 Режиссер и сценарий язучы Владислав Иконниковның «Урам яктылыгы» фильмы – тагын бер  үткен социаль кыска метражлы картиналарның берсе.

Альманахны «Ангел» картинасы тәмамлый (18+) – бу актер Александр Петровның режиссер дебюты. Төп рольне Александр Петров үзе башкара, картинада шулай ук Иван Янковский, Полина Ауг һәм башкалар уйный.

Халыкара кыска метражлы кино көне 21 декабрьдә билгеләп үтелә.

Россия беренче тапкыр Халыкара акциягә 2014 елда кушыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International