Әлмәт «Мәдәният» милли проекты һәм «Цифрлы мәдәният» төбәк проекты кысаларында 2021-2022 елларда Россиядә виртуаль концерт залларын булдыру конкурсында җиңүчеләр исемлегенә керде.
Кичә «Әлмәт муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Г.Тукай исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә виртуаль концерт залының тантаналы ачылышы булып узды.
Чара Ватан Геройлары көненә багышланды. Тантанада ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашты. Вакыйгада шулай ук шәһәр мәктәп директорлары, укытучылар һәм яшь хәрбиләр дә катнашты.