Казанда яшь кинематографистлар өчен интенсив узачак

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

18 һәм 19 декабрь «Мир» кинотеатрында "Үзебезнекеләр" («Свои») һәм «Татаркино» киномәйданчыгы яшь кинематографистлар өчен «Кинематографның заманча трендлары» темасына интенсив уздыра.

Экспертлар Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидение институтыннан чакырылган.

Павел Данилов – «Кухня» һәм «Отель Элеон» сериалларының сценарий авторы, экран сәнгате факультеты деканы вазифасын башкаручы, кино һәм телевидениенең продюсерлау кафедрасы доценты.

Ольга Ефимова – дубляж режиссеры һәм актриса, доцент, завкафедрой мультимедиа режиссурасы һәм анимация кафедрасы мөдире.

Ике көнлек семинар-практикум программасында – кинодраматургия (сценарий һәм режиссура формалаштырган стандарт булмаган җитештерү бурычлары), кинематографта кулланыла торган VFX технологияләре, компьютер графикасы һәм башкалар укытылачак. Шулай ук экспертлар медиабизнесның перспективалы моделе буларак трансмедиа сораулары, Европа тренды буларак iDoc, Screenlife форматының үзенчәлекләре һәм башкалар турында сөйләрләр. Интенсив яшь кинематографистлар өчен белем бирү семинарын тыңлаучыларның проектларын яклау белән тәмамланачак.

Тулы программа белән танышырга һәм иненсивка сылтама буенча теркәлергә мөмкин https://svoirt.timepad.ru/event/1869714/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International