А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә «Төш. Традицион сәнгатькә заманча караш» күргәзмәсе ачыла

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

10 декабрь 16:00 сәгатьтә А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә Мәскәү рәссамы Борис Хромовның «Төш. Традицион сәнгатькә заманча караш» дип исемләнгән күргәзмәсе ачыла. Анда рәссамның төрле техника белән иҗат иткән 40 әсәре тәкъдим ителәчәк.

Рәссам үзен төрле материалларда сыный. Рәсем, агач материалларда рәсем төшерү, композиция - барысы да кешенең мәхәббәткә булган хисләрен яктырта. 

Күргәзмә 2021 елның 11 декабреннән 2022 елның 29 гыйнварына кадәр А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә дәвам итәчәк.

* Күргәзмәнең тантаналы ачылышына керү чакыру билетлары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International