Казан яшь тамашачы театры инвалидлар декадасында «Зәңгәр кош»инклюзив спектаклен күрсәтәчәк. Ул режиссер һәм педагог Дарья Хуртина җитәкчелегендә Казан яшь тамашачылар театрының инклюзив иҗат лабораториясендә булдырылган. Спектакльдә 17 катнашучы, шуларның 7- инвалидлар катнашачак. Спектакль 9 декабрь 13:00 сәгатьтә башлана.
Дарья Хуртина фикеренчә, нәкъ менә «Зәңгәр кош» та шундый фикер раслана: кем булып туу мөһим түгел, күңелең һәм бу дөньядагы гамәлең мөһим.
Тильтиль һәм Митиль төш күрәләр, урыны-урыны белән куркыныч төш. Ләкин алар куркуларын җиңәләр һәм ахырда үз бәхетләрен табалар.
Спектакльдә Казан яшь тамашачылар театры артистлары ТР халык артисты Нина Калаганова, ТР атказанган артистлары Алсу Густова, Алексей Зильбер, Дмитрий Язов катнаша. Рәссам - сәхнәгә куючы-Марина Родионова, балетмейстер - Евгений Скрипачев. Спектакльнең музыкаль бизәлеше-Дмитрий Бикчәнтәев җитәкчелегендәге «НеЗаМи» ансамбле. Керү ирекле. Алдан теркәлү сорала.
5 декабрьдә Казан яшь тамашачылар театрында «Игелекле эшләр көне» фонды белән берлектә сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Кечкенә принц» спектакле күрсәтелде.