Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее 2021 елның 8-9 декабрендә «Җиденче Казан сәнгать белеме укулары» фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.
Ул күренекле рус-америка рәссамы Николай Фешинның 140 еллыгына багышланган.
Конференция ябык форматта узачак.
теләүчеләр өчен ZOOM һәм YOUTUBE аша конференциянең онлайн трансляциясе оештырылачак.
Сылтама конференция ачылган көнне эшли башлый.