Язучылар һәм нәшерчеләр берлеге Ассоциациясе яшь авторлар өчен «Әдәбият дөньясы» конкурсын игълан итә

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Язучылар һәм нәшерчеләр берлеге Ассоциациясе яшь авторлар өчен «Әдәбият дөньясы. Яңа буын» конкурсын уздыра. Ул 2022 елның апрелендә Мәскәүдә Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә үткәреләчәк.

Чаралар башкаланың үзәк мәдәни мәйданчыкларында узачак. Программа кысаларында яшь авторлар өчен проза, поэзия, тәнкыйть, драматургия һәм балалар әдәбияты юнәлешләре буенча семинарлар узачак. Шулай ук яшь әдәбиятчылар түгәрәк өстәлләрдә, шигъри кичәләрдә, мастер-классларда, мәдәни ачык дискуссияләрдә катнашу мөмкинлегенә ия булачак.

Конкурста Россиянең барлык төбәкләреннән 18-35 яшьлек яшь язучылар катнаша ала. Гаризаны Ассоциация сайтындагы сылтама буенча тутырырга: http://aspirf.ru/ һәм хезмәтләрне ике категориядә тәкъдим итәргә мөмкин:

Категория «Автор китаплары»

Категория «Аерым әсәрләр»

Гаризалар 15 октябрьдән 15 гыйнварьга кадәр кабул ителә.

Барлык чыгымнарны оештыручы үз өстенә ала. (юл чыгымы, яшәү, туклану). Тулырак: http://aspirf.ru/contests.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International