«РОССИЯ. ӨЧЕНЧЕ ЮЛ» 2021 Бөтенроссия плакатлар конкурсы башлана

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

«Россия. Өченче юл» плакатлар проекты Тула җирлегендә туган. 2013 елдан алып Россиянең күпчелек төбәкләреннән һәм чит илләрдән меңләгән плакат килгән. Иң яхшы плакатлар күргәзмәсе илнең берничә шәһәрендә, Мәскәүдә һәм чит илләрдә күрсәтелгән.

Бөтенроссия V ачык плакатлар конкурсы «Берлектә – көч!» шигаре астында РФ Президенты гранты белән тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә альбомнар чыгарыла һәм иң яхшы дип табылган плакатлар Россия регионнарына таратыла.

Тәкъдим ителгән темалар:

Ватан. Тарих дәресләре.

Ышаныч – киләчәк энергиясе.

Туган тел – Милләт горурлыгы.

ИЗО-изоляция (пандемия һәм карантин турында плакатлар).

Җир. Табигать. Кеше.

Быел теманы тулырак ачу өчен яңа номинацияләр кертелгән:

Россия брендларының реклама плакатлары.

Территория брендлары (тематик плакат)

Регион логотиплары (эмблемалар).

Конкурста барлык теләүчеләр һәм сынлы сәнгать осталары катнаша ала, яшәү урыны һәм яшь чикләүләре юк.

Проект дистанцион рәвештә интернет челтәре аша үткәрелә. 

Сайттагы сылтамада www.tretyput.ru ПЛАКАТ КОНКУРСЫ 2021 рубрикасында конкурсның НИГЕЗЛӘМӘСЕ һәм шартлары урнаштырылган.

Плакатлар 2021 ел ахырына кадәр кабул ителә.

2022 елда Туладагы күргәзмәдә лауреатлар игълан ителәчәк һәм бүләкләнәчәк.

Проект Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы, Россия рәссамнар һәм дизайнерлар Берлеге, Тула өлкәсе Хөкүмәте, башка төбәк хөкүмәте һәм иҗат берлекләре ярдәмендә тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International